Милли моңнар (сборник стихов для взрослых) (Габдулла Тукай)

Пожалуйста оцените книгу: УжасноПлохоНормальноХорошоОтлично
Загрузка...
Автор:
Жанр:
Читает книгу:
Издательство:

Даһилар гомере гасырлар белән генә исәпләнә. Тукай – шигърият тарихында бер могҗиза ул. Талант куәте белән ул иң югары кимәлдәге даһи. Күтәргән фәлсәфи-инсани фикерләре белән дә, сәнгатьчә оста, нәфис һәм көтелмәгән ачышлары белән дә, традицияләрне үзендә туплап, тулы чагылдыруы белән дә, милли шигырьне яңа баскычка күтәргән новаторлыгы белән дә даһи шагыйрь ул Тукай.

Тукай – әнә шул максатка татар әдәбиятында тиз арада ирешкән бөек шагыйрь, һичшиксез, ул татар поэзиясендә чын мәгънәсендәге халыкчанлыкның шигъри серен, матурлыгын ачып, аны иң югары идеал итеп раслады һәм сурәтләде.

Тукай— безнең замандашыбыз, чөнки ул калдырган иҗат мирасы һәм халыкка күрсәткән изге хезмәте – аның тарих белән һаман да алга барачак һәм һич-кайчан үлмәячәк җанлы сыны, барлыгы, яшәве. Чын сәнгатьне, чын шигъриятне тудырган затлар бервакытта да үлмиләр. Халык рухын били алган сәнгать иясе үлемсез. Тукай да шундый. «Тукай шикелле зур шагыйрьләрнең поэзиясе – ул тормыш күренеше, ул тормыштан аерылгысыз, ул тормыш белән бергә алга бара, югары күтәрелә һәм һәрвакыт тере булып, тереләр белән бергә яшәр». Әйе, «тереләр белән тереләрчә сөйлэшә-сөйлэшә», Тукай безнең арада яши, кешелекнең прогрессы, ирек һәм бәхете өчен көрәш сафларында бара.

слушать книгу

Оставить комментарий

Your email address will not be published.


*


 

Жанры аудиокниг:

 
Яндекс.Метрика